Казанда 9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Казанда Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге мәктәптә (Бутлеров ур., 7) 11-15 март көннәрендә 9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак.

Швейцария системасы буенча үткәрелә торган ярышларда Актаныш, Әлмәт, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Казаннан 170 дән артык яшь шахматчы катнашачак.

Турнир расписаниесе

11 март

12:30-ачылу

13:00 – 1 тур

15:30-2 тур

12 март

10:00-3 тур

12: 30-4 тур

13 март

10:00-5 тур

12:30-6 тур

14 март

10:00-7 тур

12:30-8 тур

15 март

9:30-9 тур

12:00-ябылу тантанасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International