Казанда Татьяна Покровская исемендәге синхрон йөзү мәктәбе барлыкка киләчәк

2019 елның 19 апреле, җомга

Бу инициативаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

2019 елда Казанда олимпия резервы Казан училищесы базасында Россия Хезмәт Герое Татьяна Покровская исемендәге синхрон йөзү мәктәбе барлыкка киләчәк.

19 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры, Россия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Татьяна Покровская белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы Синхрон йөзү федерациясенең Попечительләр советы рәисе, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова катнашты.

Очрашу барышында катнашучылар Татарстан Республикасында синхрон йөзүне үстерү, халыкның спорт объектлары белән тәэмин ителеше һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентына Казанда Синхрон йөзү буенча яңа мәктәп булдыру проекты тәкъдим ителде. Рөстәм Нургалиевич, үз чиратында, инициативаны хуплады.

«Бүген Рөстәм Нургалиевич белән очрашуда без проектны тәкъдим иттек, Президент аны хуплады, уңай карар бар. Бу көчле һәм куәтле карар. Без Россиянең атказанган Хезмәт Герое Татьяна Николаевна Покровская исемен йөртәчәк мәктәп бу елның сентябрь аенда ук ачылыр дип өметләнәбез. 

Мин ышанам, бу Татарстан Республикасында һәм бөтен илдә синхрон йөзү үсешенә җитди этәргеч бирәчәк. Мәктәптә җирле тренерлар да, чакырылган тренерлар да эшләячәк. Безгә спортчылар әзерләүнең дөньякүләм стандартлары кирәк. Әлеге объект чын ресурс үзәгенә әверелер дип өметләнәм, ул Татарстан Республикасыннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә талантлы спортчыларны һәм тренерларны үзенә туплаячак», - дип сөйләде РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова.

Мәктәп Казан олимпия резервы училищесының «Олимпиец» бассейны - Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты мирасы булган чынаяклар җыелмалары базасында барлыкка киләчәк. Ул ил җыелма командасының яшьләр, юниорлар, резерв составын әзерләү урыны булыр дип көтелә.

Хәзерге вакытта мәктәпне финанслауны килештерү процедуралары бара, аның кадрлар составы билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International