Шахмат, шашка, Рәшит Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбе укучысы, спорт мастерлыгына Кандидат Мария Якимова 15 яшькә кадәрге кызлар арасында шахмат буенча Россия беренчелегенең көмеш медален яулады.
9 турда Швейцария системасы буенча Мария 7,5 очко җыйды, 1 партияне тигез исәпкә алып һәм бары тик булачак чемпионка – Марий Эл Республикасыннан Екатерина Насыйровага гына оттырды.
Краснодар краеның Лоо бистәсендә 20 апрельдән 28 апрельгә кадәр узган 15 яшькә кадәрге кызлар турнирында Россиянең 40 төбәгеннән 60 шахматчы катнашты.