1-10 май көннәрендә Сочида 11 яшькә кадәр спортчылар арасында шахмат буенча Россия беренчелеге узды. Турнирда 9 команда катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы бронза медальләр яулады. Команда составында Рәшит Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбе укучылары: Матвей Огородников (тренер - Галиев А. А.), Данис Рәфыйков һәм Марк Ханукаев (икесендә дә тренер – Ильин А. А.), шулай ук Бөгелмә вәкиле Елизавета Мальцева (тренер – Чупахин Е. О.) чыгыш ясады.