22-24 июнь көннәрендә Пензада IX Бөтенроссия укучылар Спартакиадасының 2 этабы кысаларында тхэквондо буенча ярышлар узды. Идел буе федераль округының иң көчле көрәшчеләре арасында Татарстан спортчылары Спартакиада финалына өч путевка яулый алды.
Чаллы кызы Анна Казарновская (52 кг), Алабуга егете Данил Леваев (68 кг) һәм казанлы Глеб Козлов (73 кг) җиңүче һәм финалга юллама ияләре булдылар.
Команда беренчелегендә Татарстан җыелма командасы (1150 очко) җиңүче булды. Икенче урында – Самара өлкәсе спортчылары (1060 очко). Өченче урында-Башкортстан тхэквондчылары (760 очко).