Түбән Камада триатлон буенча ярышларда 250 спортчы катнашты

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

14 июльдә триатлон буенча ярышлар уздыру тарихында беренче тапкыр TIMERMAN командасы Түбән Кама шәһәрендә старт алды, анда 250 катнашучы «спринт» һәм «эстафета-спринт»дистанцияләрен узды.

Спринтта шәхси узышта Илья Суслов абсолют җиңүче булды, ул дистанцияне 1:07:30да узды. Икенче һәм өченче урыннарны Вячеслав Соколов һәм Сергей Круглов 1:11:53 һәм 1:15:19 нәтиҗәләре белән бүлештеләр.

Хатын – кызлар арасында «алтын» ны Вероника Сруртдинова алды, ул 1 сәгать 19 минут һәм 39 секунд нәтиҗә белән тәмамланды. Аның артыннан финишка Кристина Запастная (1:20:29) килде, өчлекне Мария Корчагина (1:26:28) төгәлләде.

«Эстафета-спринт» дистанциясендә ир-атлар арасында SANDS командасы җиңү яулады, ул барлык дистанцияләрне дә 1 сәгать 11 минут һәм 48 секунд эчендә узды. Хатын-кызлар арасында 1 урынны IRON GIRLS (1:17:15) командасы алды.

Түбән Кама триатлон буенча ярышларның җәйге кубоклар сериясенә керә. Сериянең призерлары 31 августта TIMERMAN KAZAN TRIATHLON FULL 2019 та билгеле булачак.

Катнашу кагыйдәләре белән танышырга, трасса проекты һәм  ярышлар нигезләмәсе белән рәсми сайтта https://timerman.org / TIMERMAN спорт чаралары сериясенең социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International