Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ-Мастер» командасын «Ефәк юлы-2019»халыкара раллидагы җиңүе белән котлады. Владимир Владимирович билгеләп үткәнчә, команда вәкилләре кабат Россия техникасының ышанычлылыгын һәм экипажларның осталыгын күрсәттеләр, тиешле телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
«Ефәк юлы» раллие 6 июльдән 16 июльгә кадәр узды, катнашучылар Россия, Монголия һәм Кытай территориясе буенча ун этапны узды. «КАМАЗ-мастер» экипажлары йөк машиналары зачетында беренче өч урынны яуладылар. Антон Шибалов җиңү яулады, Андрей Каргинов икенче булды, Айрат Мәрдиев өченче урынны алды.