Татарстанлылар Россия укучылары Спартакиадасының фехтовкалау буенча ярышларында 6 медаль яулады

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

10 августтан 14 августка кадәр Пензада Россия укучыларының 2019 елгы җәйге Спартакиадасы фехтовкалау буенча ярышларның финал этабы узды. Турнирда 250дән артык яшь спортчы катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча татарстанлылар 6 медаль яулады: 3 «көмеш» һәм 3 «бронза».

Кылыччылар арасында команда беренчелегендә Артур Апаков, Разил Закиров, Никита Кисин һәм Сергей Сомов кергән ТР җыелма командасы икенче урынны алды.

Кылыччыларның шәхси турнирында Сергей Сомов көмеш призер булды, Никита Кисин бронза медаль яулады.

Шпагачыларның команда беренчелегендә составына Элина Вәлишина, Галина Крымова, Элла Миңнуллина һәм Наталья Туракалина кергән ТР җыелма командасы пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.

Шпагачылар Наталья Туракалина һәм Элла Миңнуллина шәхси турнирда өченче урынны бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International