Ярышлар эшләүче яшьләр арасында узачак.
17 августта сәгать 10:00 Яр Чаллыда «Next» пейнтбол клубы территориясендә эшләүче яшьләр арасында «Крутая пятерка» пейнтбол турниры узачак. Стратегия осталыгын күрсәтергә, көрәш тактикасында ярышырга шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең 14 командасы туры киләчәк.
Турнирны оештыручылар-«Яр Чаллы шәһәре предприятие һәм оешмаларының яшьләр советы» яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе, «Next» пейнтбол клубы, «ТР хәрби-спорт уеннары һәм патриотик тәрбия үзәге» КБАО, «Заман «яшьләр үзәге, башкарма комитетның мәгариф идарәсе яшьләр белән эшләү һәм яшьләр эшләре бүлеге ярдәме белән оештырыла.