Казанда Россия тхэквондо берлегенең еллык фәнни-гамәли конференциясе узды

2019 елның 18 октябре, җомга

17 октябрьдә Казанда ВТФ тхэквондо буенча Россия чемпионатын уздыру кысаларында ел саен үткәрелә торган Россия тхэквондо берлегенең традицион фәнни-гамәли конференциясе узды. Аның эшендә бөтен Россиядән 80нән артык белгеч – тренерлар, командалар вәкилләре һәм федерация җитәкчеләре катнашты.

Конференция кысаларында барлык Яшьләр буенча Россия җыелма командалары тренерлары – кадетлар, яшүсмерләр, яшьләр җыелма командасы һәм милли команданың төп составы хисап белән чыгыш ясады.

Шулай ук утырыш барышында катнашучылар физик әзерлекнең актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар.

Конференциянең көн тәртибендә шулай ук Россия җыелма командасының 2020 ел сезонына төп составын планлаштыру һәм әзерләү мөһим пункт булды –җыелма командага эләгү өчен кандидатларга таләпләр, 2020 елгы Европа чемпионатының сайлап алу ярышларында һәм Олимпия сайлап алу ярышларында катнашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International