Татарстан тхэквондочылары Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар

2019 елның 19 октябре, шимбә

Татарстан башкаласында ВТФ тхэквондо буенча Россия чемпионаты тәмамланды.

Ярышлар Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә узды. Татарстан башкаласына бөтен илдән иң көчле спортчылар җыелды. Казанда узган турнирда илнең 40тан артык төбәгеннән 500ләп кеше катнашты, алар шәхси һәм команда зачетларында чыгыш ясады.

Татарстан Республикасыннан ярышларда 31 кешедән торган җыелма команда катнашты, ә ярышлар нәтиҗәләре буенча татарстанлылар берничә тапкыр мактау пьедесталына күтәрелде.

Рафаэль Камалов (87 кг.га кадәр), Юлия Миюц (67 кг. га кадәр) һәм Анна Казарновская (53 кг. га кадәр) Россия чемпионатының җиңүчеләре булдылар.

Сергей Кирсанов (58 кг. га кадәр) һәм Алена Миронюк (53 кг. га кадәр) исәбендә көмеш медальләр. 63 кг. га кадәр авырлыкта Роман Лещев өченче булды.

Моннан тыш, Россиянең 43 регионыннан килгән команда зачетында Татарстан җыелма командасы 469 очко җыеп һәм башкала спортчыларыннан гына калышып, икенче урынны алды.

1. Мәскәү-524 очко;
2. Татарстан Республикасы-469 очко;
3. Самара өлкәсе-345 очко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International