Ильяс Хөснетдинов ушу буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

2019 елның 20 октябре, якшәмбе

Ярышлар Шанхайда уза.

Бу көннәрдә Кытайның Шанхай шәһәрендә ушу буенча XV дөнья чемпионаты уза, аның призлары өчен йөзгә якын ил көрәшчеләре көрәшә. Спортчылар таолу (формаль күнегүләр комплекслары) һәм саньда (тулы контактлы ярышлар) дисциплиналарында иң көчлеләрне билгели.

Даошу дисциплинасында Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасы вәкиле Ильяс Хөснетдинов уңышлы чыгыш ясады. Җитди көндәшлек шартларында татарстанлы көмеш медаль яулады, ул Кытайдан Чжаохуа дан гына алга уздырып җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, ушу буенча дөнья чемпионаты 2 елга бер тапкыр уздырыла – 2017 елда узган турнирны Казан кабул итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International