Ярышлар Тула өлкәсендә узды.
13-19 ноябрьдә Алексеевскида (Тула өлкәсе) ОКА Паралимпия резервы спорт базасында коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионатының финал уеннары узды. Уеннарда Россиянең 8 иң көчле командасы-Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Төмән, Грозный, Ульяновск, Люберце, шулай ук Ханты-Манси автономияле округыннан.
Татарстан Республикасыннан турнирда «Барс канатлары»командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы өченче булды һәм ярышларның бронза медальләрен яулады.
Команда Сергей ЧИСТОВ җитәкчелегендә шөгыльләнә.