Чаңгычы Илүзә Госманова Бөтенроссия ярышларында көмеш медаль яулады

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Ярышлар бу көннәрдә Сыктывкарда уза.

Кичә Сыктывкарда Рәисә Сметанина исемендәге чаңгы стадионында 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча чираттагы ярыш көне узды – яшь спортчылар спринтта медальләр өчен көрәштеләр.

Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы Илүзә Госманова (Азнакай районы) спринтның көмеш призеры булды. Быел бу стартларны республика чаңгы комплексында бөтен Россиядән 600 дән артык спортчы җыйды: 277 кыз һәм 350 егет. 11 декабрьдә, ярышларның соңгы көнендә, 10х15 км. га ирекле стильдә шәхси ярыш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International