«КАМАЗ-Мастер» командасы «Дакар»да административ һәм техник тикшерүләр узды

2020 елның 3 гыйнвары, җомга

Ралли-марафон Җиддә шәһәрендә 5 гыйнварда старт ала.

«КАМАЗ-Мастер» командасы «Дакар» раллиенда катнашу өчен кирәкле административ һәм техник тикшерүләр уздырды.

«Барлык тикшерүләр дә яхшы узды, барысы да план буенча бара дип әйтергә була. Без түземсезлек белән ярышның башлануын көтәбез. Элек Согуд Гарәбстанында булырга туры килмәде, шуңа күрә барысы да яңалык булачак», - дип билгеләп үтә «Дакар» ның биш тапкыр җиңүчесе Эдуард Николаев.

Иртәдән үк «КАМАЗ-Мастер» делегациясе принц Абдулла әл-Файсал исемендәге стадионга тикшерү белән килде. Спорт комиссарлары бер генә йөк машинасы да стартка нинди дә булса тайпылышлар белән чыкмасын өчен, машиналарны узышның техник регламентына туры килү-килмәүне тикшерделәр. Катнашучылар «Дакар» да теркәлгәндә традицион процедураларны уздылар: шәхси досьены бирү, машиналарга документлар алу, навигация җиһазлары урнаштыру һ. б.

Старт 5 гыйнварда Җиддә шәһәрендә узачак. Көньяк Америкада үткәрелгән 11 елдан соң узышу үз тарихында беренче тапкыр Согуд Гарәбстанында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International