Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Спорт министры Павел Колобков килде

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Спорт министры Павел Колобков килде.

«Казан» халыкара аэропортында Павел Колобковны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Россия спорт министры эш сәфәренең төп максаты - «2019 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашу.

Павел Колобков 2020 елда Казанда узачак БДБ илләре уеннарын үткәрүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырачак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International