Татарстанлылар чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы финалында старт алды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

26 февральдә «Малиновка» чаңгы спорты үзәгендә (Архангельск өлкәсе) чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы финалы старт алды.

Ил кубогы финалына илнең 150дән артык спортчысы заявка бирде. Архангельск өлкәсенә Татарстан, Якутия, Коми, Удмуртия, Карелия, Марий Эл, Мордовия, Красноярск крае, Хабаровск крае, Ханты-Манси һәм Ненец автоном округлары, Архангельск, Брянск, Кемерово, Төмән, Свердловск, Сахалин, Новгород, Новосибирск, калуга, Ярославль, Мурманск, Магадан, Мәскәү өлкәләре, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург үзләренең иң көчле спортчыларын җибәрде. Россия чаңгычыларыннан тыш, Россия Кубогы финалында җиңү өчен Беларусь Республикасы вәкилләре дә көрәшә.

26 февральдә ирекле стиль белән ун километрлы дистанциягә беренче булып хатын-кызлар чыкты. Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы, Халыкара класслы спорт мастеры Диләрә Сабирҗанова бу ярышта 50 көндәш арасында бишенче урынны яулады.

15 чакрымлы ир-атлар ярышында финиш сызыгын беренче булып Татарстан Республикасы җыелма командасы капитаны Артем Николаев узды. Татарстан җыелма командасының тагын бер әгъзасы Антон Тимашев бронза медаль яулады.

27 февральдә спортчылар классик стиль белән спринт йөгерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International