13 мартта Сириуста спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты старт алды. Анда илнең 150дән артык иң көчле гимнастлары катнаша. Алар барысы да шәхси һәм команда күпбәйгесендә, шулай ук аерым дисциплиналарда чемпион исеме өчен көрәшәләр.
Беренче финал ир-атлар команда күпбәйгеләрендә узды. Биредә 245,550 балл җыйган Татарстан Республикасы җыелма командасы турнирның бронза призеры булды. Команда составына Дэниел Маринов, Даниил Новиков, Иван Антонихин, Станислав Исаев һәм Раниль Сафиуллин керә.
Бүген чемпионатта хатын-кызлар арасында команда ярышларында җиңүчеләр билгеләнәчәк, ә җомга көнне шәхси күпбәйгедә финал ярышлары узачак. Ир-атлар арасында квалификация нәтиҗәләре буенча 83, 550 балл нәтиҗәсе белән Дэниел Маринов лидер булды.