17-22 мартта Тулада ИТФ тхэквондосы буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды. «Тула-арена» күп функцияле спорт комплексы диварларында илнең 41 төбәгеннән 1100дән артык спортчы җыелган. Шул исәптән Татарстан тхэквондистлары да катнашты.
Ислам Нагимов беренчелекнең көмеш призеры булды. Үз юлында ул Твери, Ленинград өлкәсе, Бурятия Республикасы һәм Алтай крае спортчыларына каршы 4 көрәштә җиңү яулый. Финал көрәшендә Ислам Краснодар краеннан килгән оппоненты белән көрәшә һәм 2 урынны ала.
Үзенең казанышы аркасында Ислам Нагимов Россия җыелма командасы составына эләгә. Якын киләчәктә ул Ташкентта дөнья Кубогында катнашачак.