Оренбургтагы «Олимпийский» СКда Авыр атлетика буенча Россия беренчелеге дәвам итә. Турнир 20-30 мартта 13-15 һәм 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында уза.
Татарстан спортчылары 15 яшькә кадәргеләр арасында 2 медаль яулады. Злата Одинцова (Рсшор Динамо, Казан) 49 кг.га кадәр авырлыкта икенче булды. кыз 128 кг (58+70 кг) нәтиҗә күрсәтте.
Валерия Галина (СШ Строитель, Яр Чаллы) 71 кг авырлыкта 136 кг (61+75 кг) нәтиҗә белән көмеш медаль яулады.