5-8 апрельдә Орел шәһәрендә бөтен стильле каратэ буенча Россия беренчелеге узды. Турнирда 14-15 яшь һәм 16-17 яшь категорияләрендә 62 төбәктән 1500дән артык кеше катнашты.
Спортчылар 3 дисциплинада ярыштылар: чикләнгән контакт, саклану чараларында һәм тулы контакт. Буадан Татарстан каратисты Данила Смирнов 16-17 яшь категориясендә ОК-60кг дисциплинасында чемпион булды, бөтен стильле каратэ буенча Россиянең юниорлар җыелма командасы составында Дөнья беренчелегенә юллама алды.