Казанда илнең волонтерлар хәрәкәте лидерлары җыелды

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Казандагы слётны төбәкара дип формаль рәвештә генә атап була – анда Россиянең барча почмакларыннан килгән доброволецлар һәм волонтерлар катнаша. Оештыручылар командасы слетта катнашырга 2015 елгы Су спорт төрләре буенча  XVI дөнья чемпионатын оештыру буенча партнер регионнар һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләр вәкилләрен чакырырга ният кылды. Шул рәвешле, ИФО слетына Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Владивосток, Калининград, Ростов-на-Дону кушылды.

Слетның почётлы кунагы Татарстан республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рөстәм Гарифуллин булды – ул слетта катнашучыларны сәламләп, аларга эшләрендә уңышлар һәм алдагы көннәрдә узара хезмәттәшлекне дәвам итүне теләде. Оештыручылар исеменнән шулай ук “Шәфкатьлелек технологиясе” федераль проекты җитәкчесе, «Росмолодежь» яшьләр проектлары бүлеге җитәкчесе Мария Демьянова чыгыш ясады.

Слетның беренче көненең кичке сессиясе Россиядәге спорт волонтерлыгына һәм ике ике эре стратегик проектка – 2015 елгы Су спорт төрләре буенча  XVI дөнья чемпионатына һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган иде. Спикерлар буларак “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыров һәм Казан шәһәренең 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын Оештыру комитеты бүлекчәсе җитәкчесе Михаил Леонов чыгыш ясады. Егетләр һәм кызлар күтәрелгән темаларга зур кызыксыну күрсәтте, ә лекцияләр “сорау-җавап” форматына күчте. Сөйләшү 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру тәҗрибәсе тирәсендә һәм Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты өстендә бергәләп эшләү янында әйләнде.  Футбол мундиаленә әзерлек мәсьәләсе аеруча кызыксыну тудырды – аның буенча волонтерлык программасыннан билет программасына кадәр сораулар бирделәр.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 2014 елның апрель-май айларында мондый слётлар Россиянең 8 федераль округында узачак. Слётларның максаты – доброволецлык идеяләрен, кыйммәтләрен һәм тәҗрибәсен популярлаштыру, яшьләрдә доброволецлык потенциалын активлаштыру. Казан слетының форматы ике көнлек интенсив курстан гыйбарәт, ул пленар утырышларны һәм юнәлешләр буенча секцияләргә бүленеп эшләүне үз эченә ала. Моннан тыш “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” КАО белгечләре доброволецлар белән халыкара спорт ярышларында волонтерлар эшен оештыру буенча уникаль тәҗрибә уртаклашачак. Катнашучылар  өчен көн  уникаль технологияләр һәм доброволецлык практикасы, методик һәм мәгълүмати ярдәм,  шулай ук ИФО да доброволецлык һәм волонтерлык үсеше буенча интеграцияле программа планы булдыру, волонтерлар катнашу, стажировка узу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен регионнардагы һәм илдәге зур чаралар календаре төзү белән төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International