"Динамо-Казан" хоккейчылары Россия чемпионаты икенче этабында иң көчлеләр төркеменә эләкте

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Казанның “Динамо” хоккейчылары туплы хоккей буенча Россия чемпионатының икенче этабында беренче, иң көчлеләр төркеменә эләкте.

Беренче төркемгә беренче этаптагы “А” һәм “В” төркемнәреннән дүртешәр команда эләкте. Казан “Динамо”сы “А” төркемендә дүртенче клуб булды. Татарстан хоккейчылары белән берлектә бу төркемдә Мәскәү “Динамо”сы, Красноярскийның “Енисей”, Хабаровскийның “СКА-Нефтяник”, Иркутскиның “Байкал-Энергия”, Ульяновскийның “Волга”, Первоуральскийның “Уральский трубник” һәм Архангельскийның “Водник” командалары уйнаячак.

Турнир 15 гыйнвардан 26 февральгә кадәр үтәчәк. Казан командасы аны кунакта “Уральский Трубник” белән ачачак. Әйләнештәге турнир нәтиҗәләре буенча беренче төркемнән плей-оффка иң яхшы алты команда чыгачак. Калган икесе икенче төркемнең беренче ике командасы белән Россия чемпионатында калу өчен көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International