Иртәгә "Байтик" үзәгендә "Әйдаманнар мәктәбе" эшли башлый

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә (Татарстанның Биектау районы, Крутушка бистәсе) XV Республикакүләм әйдаманнар осталыгының «Әйдаманнар мәктәбе» узачак. 

Чара Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә үткәрелә.

«Әйдаманнар мәктәбе» «Сәләт»нең җәйге проектлары һәм форумнары өчен әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла. Мәктәптә 200гә якын кеше катнашачак. Алар арасында үткән еллардагы катнашучылар да, әле күптән түгел генә «Сәләт» йортында яшь әйдаманнар өчен махсус курс үткәннәре дә бар.

Традицион очрашулар, остаханәләр (мастер-класс), дәресләр – барысы да быел яңа формата, дип вәгъдә бирә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International