Һөнәри уку йортларында белем алучы яшьләр арасында "Ел студенты" февральдә билгеле була

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарстанның һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен быел беренче тапкыр “Ел казанышы” республика бәйгесе уздырыла. Аны ел саен Татарстанда югары уку йортлары студентларына тапшырылучы “Ел студенты” республика премиясе үрнәгендә, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Татарстанның Студентлар лигасы оештыра, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Техникум һәм училищеларда укучы студентларның уңышы “Елның җәмәгать эшлеклесе”, “Ел спортчысы”, “Елның иҗади шәхесе”, “Студентлар гаммәви мәгълүмат чарасы”, “Ел волонтеры”, “Студентларның үзидарә органы”, “Елның иҗади коллективы”, “Студентлар хезмәт отряды”, “Ел проекты”, “Фәнни оешма” кебек 5 коллектив һәм 6 шәхси номинациядә билгеләнәчәк. Шулай ук "Ел студенты"на Гран-при тапшырылачак. Барлыгы 263 гариза тапшырылган инде. Жюри әгъзалары аларны 30 гыйнвардан 5 февральгә кадәр тикшерәчәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 11 февральдә Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International