Азнакай районының их яхшы вожатые ачыкланды

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарстанның Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәгендә “Иң яхшы вожатый” республика конкурсының муниципаль этабы финалы узды. 

Беренче турда катнашкан 18 конкурсанттан финалга 10 вожатый чыкты. Алар пионериянең 90 еллыгына багышланган эссе белән үз портфолиоларын, иҗади презентация, сәнгать эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, залдагы балалар белән эшләп күрсәттеләр, мастер-класс үткәрделәр һәм педагогик вазгыятьне хәл иттеләр.

Иң яхшы вожатый дип Актүбә 1 нче урта мәктәбеннән Наилә Галиева табылды. Ул район данын республика турында яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International