28 гыйнвар көнне Тукай районы Сосновый Бор бистәсенең «Яшьлек» спорт комплексында көрәш буенча район Кубогына беренчелек үтә. Анда 1999-2001, 2002 һәм аннан да яшьрәк булган малайлар катнаша.
Спортчыларны үлчәү сәгать 8дә, ярышлар 9да башлана. Катнашучыларның үзләре белән иминият кенәгәсенең төп нөсхәсе, туу турындагы таныклык, уку җиреннән алынган белешмә, көрәшү өчен махсус киеме булуы шарт.
Ярышларның баш хөкемдары – Ильяс Гыйлаев, баш сәркатиб – Рафаэль Гыйззәтуллин.