Татарстан гроссмейстры Moscow open халыкара шахмат турнирында көмеш медаль яулады

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

27 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Мәскәү шәhәрендә Moscow open халыкара шахмат турниры узды. Анда дөньяның төрле почмакларыннан җыелган 220 спортчы катнашты.

Россиянең җыелма командасы составына халыкара гроссмейстр, Татарстан республикасы җыелма командасы әгзасы, Идел буе дәүләт физик культура, спорт hәм туризм академиясе студенты Владислав Артемьев та кергән иде.

Турнир нәтиҗәләре буенча, 7,5 очко җыеп, Владислав көмеш призер булды. Ул көндәшләрен 6 тапкыр җиңде, 3 партияне тигез исәп белән төгәлләде hәм бары тик өстәмә күрсәткечләр буенча гына турнирның җиңүчесе – Мәскәүдән халыкара мастер Дмитрий Гордиевскийга оттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International