Питрәчтә биатлон буенча район беренчелеге булып узды

2017 елның 17 феврале, җомга

Гомум команда исәбендә беренче урында – ленинококушкинолылар, икенчедә – шәлелеләр, өченчедә – беренче мәктәп.

Питрәчтә кызлар һәм егетләр арасындагы биатлон буенча чираттагы район беренчелеге стадионда, наратлыкта узды.

Җиде командадан булган катнашучылар Питрәч ДОСААФ МО тарафыннан оештырылган Советлар Союзы Герое Василий Осипов исемендәге призны уйнатты.

Кызлар 3 километрлы дистанциядә (егетләр – 4,5 километрлыда) ике утлы чик белән ярыштылар.

Кызлар арасында җиңүчеләр һәм призерлар булып Алевтина Блаченова (Ленино-Кокушкино), Лия Хәсәнова (беренче мәктәп), Гөлшат Кашапова (Шәле) саналды.

Егетләр арасында – Нияз Сибагатов (Шәле), Рифат Гайнуллин, Альберт Мөхәметдинов (икесе дә Ленино-Кокушкинодан) җиңде.

Гомум команда исәбендә беренче урында – ленинококушкинолылар, икенчедә – шәлелеләр, өченчедә – беренче мәктәп. Алга таба урыннар алдагы тәртиптә бүленде: 4. Күн, 5. ФКАТ, 6. Татар Тау Иле, 7. Питрәч икенче мәктәбе, диелә район хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International