Әлмәтлеләр бокс буенча республика беренчелегендә 7 медаль алды

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

21-25 февральдә Казанда 2003-2004 елгы үсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды. Анда Әлмәттән 3 клубтан 9 спортчы да үзләренең көчләрен сынап карады.

Турнирда төрле муниципаль берәмлекләрдән 120 спортчы катнашты. Үсмерләр яхшы күрсәткечләргә иреште. Артем Филимонов (тренер Тимур Димирбеков) һәм Рамир Кусабкулов ( тренер Марсель Агазарян) бронза медаль алдылар. Дүрт көмеш медальне Хазар Мехтизаде, Илһам Мехтизаде, Рөстәм Хәмидуллин ( барысының да тренерлары Раджив Низамиев), Искәндәр Исмаилов (тренер Тимур Димирбеков) отты. Әмир Салихов (тренер Марат Салихов) алтын медаль белән кайтты. Шулай итеп, Әлмәткә 7 медаль кайтты, диелә район хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International