Теләче районы Олы Мәтәскә урта мәктәбендә татарча көрәш бәйгесе узды

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Теләче районының Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташыбыз Миңнегали Ногуманов истәлегенә 1999 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр һәм малайлар арасында 24нче тапкыр татарча көрәш бәйгесе узды.

Ярышта 9 мәктәптән 115 яшь көрәшче катнашты. Ярышларны ачу тантансында яшь батырларыбызны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Миңнегали Ногумановның бертуганнары Мөнир, Марат (икесе дә сугышчан бурычларын Әфганстанда үтәгән) һәм Ренат Ногуманов, “Ак Барс банк”ының Теләчедәге өстәмә офисы директоры, милли көрәш буенча спорт остасы Фидәил Мортазин сәламләде.

Көн буе дәвам иткән мавыктыргыч һәм киеренке ярышта командалар беренчелегендә призлы урыннарны Олы Мәтәскә, Олы Нырсы урта мәктәпләре, Баландыш төп мәктәбе укучылары яулады. Шәхси беренчелектә Раил Тимербаев (Баландыш), Альмир Мөхәммәтов (Олы Мишә), Антон Иванов (Олы Нырсы), Ранил Шәкуров (Олы Нырсы), Данил Галимов (Баландыш), Тәбрис Фәләхиев (Олы Нырсы), Илһам Камалиев (Олы Мәтәскә), Рафил Гыймадиев (Олы Мәтәскә), Илдар Камалиев (Олы Мәтәскә), Илнар Кәримуллин (Олы Мәтәскә), Илназ Яруллин (Шәтке), Алмаз Сәетов (Иске Җөри), Нурфат Шәйхетдинов (Олы Мәтәскә), Рәзил Афзалов (Югары Кибәхуҗа) чемпион исемен яуладылар.

Призлы урынны яулаган укучыларга Мактау грамоталары, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне җиңүчеләргә һәм җиңүче командаларга Миңнегали Ногумановның бертуганнары Мөнир Марат һәм Ренат Ногумановлар тапшырды. Олы Мәтәскә урта мәктәбе командасыннын Асаф Закиров белән Ислам Кәримуллин матур көрәш үрнәкләре күрсәткәнннәре һәм җиңүгә омтылышлары өчен Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Вәлиуллинның махсус бүләгенә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International