Татарстанның җыелма командасы спортчылары Новосибирскида 15 яшькә һәм аннан өлкәнрәкләр арасында синхрон йөзү буенча «Краса Сибири» III Бөтенроссия ярышларында лидер булды.
Абруйлы федераль турнирда алар мөмкин булган алты ярыш программасының дүртенсендә – техник, комбинацияле, ирекле дуэт һәм төркем программасында җиңеп, команда алтынын яуладылар. Бу хакта Татарстанның Синхрон йөзү федерациясе башкарма директоры Александра Бабичева хәбәр итте, дип җиткерә федерациясең матбугат хезмәте.
Безнең республика җыелмасын Чаллы шәһәренең «Дельфин» спорт мәктәбе кызлары тәкъдим итте.
Апрель аенда спортчы кызлар «Олимпия өметләре» халыкара турнирында һәм Россия чемпионатында чыгыш ясаячаклар.