"Тарих эзләреннән" рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2017 елның 14 апреле, җомга

Бүген Татарстан Милли музеенда "Тарих эзләреннән" рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Чараның төп оештыручысы - "Идел" республика яшьләр үзәге.

Быел бәйгегә 230 дан артык иҗади эш килгән. Татарстан районнарыннан тыш, биредә Мәскәү, Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәре, Пермь крае һәм, әлбәттә, Татарстаннан катнашучылар күп булган. "Идел" үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, конкурс инде дүртенче тапкыр үткәрелә. "Бәйгене башлаганда төбәкләрдә балалар белән ничек элемтәләр урнаштырырбыз икән, дип борчылган идек. Әмма беренче елны ук 300 дән артык иҗади эш кабул иттек. Ике ел конкурс җиңүчеләренә дипломнарны интернет аша гына юлладык, өченче елны инде аларны күреп, танышасыбыз килде. Узган ел беренче тапкыр күргәзмә оештырдык. Безгә әле конкурсның географиясен дә киңәйтергә кирәк", - диде Ләйсән Сафина.

Аның сүзләренчә, быелгы рәсемнәр күргәзмәсендә 40 лап эш урын алган. Аны, узган елдагы кебек үк, Россия төбәкләренә һәм Татарстан районнарына "сәяхәткә" чыгарырга планлаштыралар. Катнашучылар яше исә 7 дән 30 яшькә кадәр. Иҗади эшләргә танылган рәссамнар, тарихчылар бәя биргән. Шуларның берсе - тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин. Җиңүчеләрнең кайберләренә бүләкләрне дә ул тапшырды. "Ватанпәрвәрлек хисе иң элек гаиләдән башлана. Әти-әниләреңне, әби-бабаларыңны бел, ярат һәм өйрән, шәҗәрәңне төзе. Ватанпәрвәрлек шуннан башлана. Бу рәсемнәрне ясаганда безнең кечкенә генә укучыларыбыз тарих белән таныша, ватанпәрвәрлек тәрбиясе ала", -  диде ул.

Җиңүчеләргә исә сертификатлар, дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелде. Җиңүчеләргә килгәндә, аларның исемлеге түбәндә урнаштырылган.

Кече төркемдә: 
Кызыксындыру бүләге - Әмин Закиров (Балтач районы)
3 урын - Айваз Зарипова (Арча районы)
2 урын - Ярослав Михеев (Казан), Ралинә Һадиева (Казан)
1 урын - Мадияр Галиев (Азнакай).

Урта төркемдә: 
Кызыксындыру бүләге - Евгения Веселова (Казан), Камилә Фазилова, Сөмбел Гарифуллина (Сарман районы), Зөһрә Хатыйпова (Казан)
3 урын - Ләйсән Байдамшина (Казан), Элина Головенко (Казан)
2 урын - Камилә Садыйкова (Казан), Диана Гвоздовская (Мәскәү)
1 урын - Шамил Тимеров (Әлмәт)

Олы төркемдә:
Кызыксындыру бүләге - Валерия Полковникова (Казан), Раилә Вафина (Казан)
3 урын - Эльза Шакирова (Азнакай районы), Илназ Газизов (Казан)
2 урын - Идалия Гөбәдуллина (Казан), Рубен Әбсәләмов (Казан)
1 урын - Әлфинә Әхмәрова (Казан)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International