18 нче июль көнне иртәнге сәгать 9да Мәскәүнең Революция мәйданында Red Bull Trans-Siberian Extreme күп көнлек велоузышы башланачак. Аның гомуми озынлыгы якынча 9200 чакрым. Өченче ел рәттән катнашучылар легендар Транссебер магистралендә көч сынашачак. Дөньядагы иң озын велоузыш, 313 - 1368 чакрымлы 14 этаптан торачак.
Еллык велоузыш, Түбән Новгород, Казан, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Омск, Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Улан-Удэ, Чита, Свободный, Хабаровск аша үтеп, 10 августта Владивостокта тәмамланачак.
Катнашучыларга 5 климат һәм 7 вакыт зонасын кичеп, өч атнадан артык велопипедта барырга туры киләчәк.