Волонтерлар FISU Volunteers leaders academy кысаларында үз программаларын тәкъдим итте

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Быел тарихта беренче тапкыр Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) әгъзалары булган илләрнең волонтерлык корпусы лидерлары өчен лагерь сменасы оештырылды. Форумга 91 илдән 100 волонтер җыелды. FISU Volunteers Leaders Academy 2017 Халыкара белем бирү форумы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында уза.

2 июльдә башланган форум инде үзенең ахырына да якынлаша. Бүген җыенда катнашучылар үз илләренең волонтерлык программаларын тәкъдим иттеләр һәм спорт волонтерлыгы өлкәсендә яңа идеяләре белән бүлештеләр. Уңышлы чыгыш ясаучылар иң актив волонтер бәйгесендә өстәмә балл алуга иреште.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне FISU әзерләгән бүләкләр көтә: Бөекбританиянең иң яхшы университетларына инглиз теле курсларына юллама һәм бер айдан Кытайның Тайбей шәһәрендә ачылачак Җәйге универсиаданың белем алу программасына бару.

Академиянең актлар залы 5 сәгать дәвамында ярсып-ярсып фикер алышулардан һәм ихлас алкышлардан гөр килеп торды. Делегатларның һәркайсы диярлек тамашачы алдында чыгыш ясау мөмкинлегеннән файдаланырга тырышты. Чыгышларны волонтерлар гына түгел, FISUның таләпчән комиссиясе дә тыңлады, иң көчле һәм кызыклы презентацияләрне өстәмә баллар белән билгеләп барды.

“Миңа калса, катнашучыларның барысы да үзен лаеклы итеп күрсәтте. Бик көчле, чын-чынлап лидерлык презентацияләре бар иде, яхшы гына булган эшләр дә очрады, гомумән алганда, форумыбызда никадәр кызыклы яшьләр җыелганы күренде. Әлбәттә, эшләнәсе эшләр элегә күп. Волонтерлык башланып кына килгән илләрдә бу хәрәкәткә яңа кешеләр тарту механизмнары, аларны укыту алымнары эле кертелеп кенә бара. Ләкин безнең лагерьның максаты, төп миссиясе һәм бурычлары да шул бит. Иң актив спорт волонтерларын бер мәйданчыкта бергә туплау, укыту программалары аша һәм коллектив фикер алышулар ярдәмендә аларны үстерү”, - дип саный FISUның белем бирү һәм протокол департаменты директоры Коль Гжелошай.

“Ни дисәң дә, бу безнең өчен бер дигән тәҗрибә булды, - дип сөйләде Ботсванадан Пего Модис. – Без куркуыбызны һәм сәхнәдән шүрләү хисләрен җиңдек, үз илләребезнең мәдәнияте турында, спортның төрләре һәм волонтерлык программалары үсеше хакында чыгышлар әзерләдек. Тәҗрибә, фикерләр, идеяләр, белемнәр белән уртаклашу, сорауларга җавап бирү, яңа тәкъдимнәр яңгырату – минемчә, презентацияләр блогы шактый нәтиҗәле узды”, - диде ул.

Сенегал вәкиле Ндайе Мбайе чыгышы башкалардан нык аерылып торды. Африкадан килгән волонтер, тамашачыга дәрт кертеп җибәрергә теләп, слайдлар күрсәтер алдыннан сенегал халык музыкасын кабызды һәм бөтен кешене биергә чакырды.

“Яшермим, борчылдым. Форумда теләгән сүзеңне әйтеп калырга мөмкинлек булачагын белеп тордым, әзерләндем, әмма шундый зур аудитория һәм FISUның югары комитеты әгъзаларыннан торган җюри алдында чыгыш ясарга туры килер дип уйламадым. Егетләр һәм кызлар минем дулкынлануымны сизгәндер дип уйлыйм. Мин үзем моны сиздермәс өчен, презентация алдыннан дәртле җыр уйнатып, киеренкелекне киметергә тырыштым”, - дип искә төшерә ул.

Волонтерлар әзерләгән презентацияләрдән тыш, форумның 4нче көне башка истә калырлык вакыйгаларга да бай булды. JTA компаниясе эксперты Анны Мануэлян шәхесара мөнәсәбәтләр турында лекция укыды, 2018 елда Россиядә уздырылачак FIFA Футбол буенча дөнья чемпионатының волонтерлык программасы тәкъдим ителде, форумда катнашучылар төркемнәргә бүленеп волонтерлар рекрутлау буенча гамәли биремнәр үтәде.

“Җыенның тәмамланып килүе ямансулата. Шушы берничә көн эчендә без тату бер гаиләгә әйләндек. Бергә укыдык, күңел ачтык һәм ял иттек. Күп нәрсәләргә өйрәндек, волонтерлыкка, спортка, гомумән, тормышка карашыбызны үзгәрттек. Үз илләребезгә без бөтенләй икенче кеше булып әйләнеп кайтачакбыз. Барысы өчен дә без FISU Volunteer Leaders Academy сменасына рәхмәтле”, - дип, Казандагы чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты Бразилиядән килгән Паола Ванконселас.

Волонтерларның уку лагере үз эшен 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International