Фәрит Мөхәммәтшин: "Ефәк юл" раллисының тарихы Татарстанда башлануы символик мәгънәгә ия"

2017 елның 9 июле, якшәмбе

"Ефәк юл" ралли-рейд халыкара спорт ярышларының бер якты сәхифәсе булып тора. Бу хакта Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Шәле бистәсендә башланган икенче махсус участокка старт биргәндә, хәбәр итте. Ярыш якынча 10 мең чакрымны колачлап, Россия һәм Казахстан далалары, таулар, Кытай Халык Республикасының чүлләрен үз эченә ала. Катнашучыларга дистәләгән иң матур шәһәрләрне һәм торак пунктларны күрү бәхете тиячәк. "Ефәк юл" раллисының тарихы 2009 елда Татарстанда башлануы тирән мәгънәгә ия.

"Безне тизлек һәм азарт, кыюлык һәм чыдамлык, кеше һәм техниканың батырлык һәм чиген берләштергән дөнья берләштерә. Автоспортта ахыргача җиңелү юк – бер танышкач, гомерлеккә аның тугры дусты булып каласың. Халыкара "Ефәк юл"ның бүгенге этабы дөньякүләм танылган спорт ярышының якты бер сәхифәсе булачак.

Татарстанда автоспортны үстерү һәм популярлаштыруга җитди игътибар бирелә. Без хаклы рәвештә атаклы "КАМАЗ-Мастер" командасы белән горурланабыз, ул Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларның бер генә тапкыр җиңүчесе булмады. Әлеге ярышларда бүген безнең дан казанган команданың 4 экипажы катнаша, шулай булгач, егетләр өчен җан атырга менә дигән сәбәбебез бар. Мин чын күңелдән раллида катнашучыларга яхшы нәтиҗәләргә һәм яңа казанышлар телим. Хәерле сәгатьтә, "Ефәк юл" Татарстан этабы! Бәйрәм белән!", – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

"Ефәк юл" ралли-рейдының Татарстандагы махсус участогының озынлыгы 157 чакрымны тәшкил итә. Ул, Шәле бистәсендә башланып, Мамадыш районында тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International