Аксубайлылар өчен шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уңышлы узды

2017 елның 9 июле, якшәмбе

“Сәламәтлек“ Спартакиадасы кысаларында Әлмәттә район командалары арасында ике көн дәвамында шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды, дип яза җирле басма.

Чемпионатта көч сынашкан 19 команда арасында Аксубай районы җыема командасы да бар иде. Команданы ярышка әзерләгәндә аның җитәкчесе Геннадий Горбунов хәтәрле адымга бара: районның ике оста шахматчысы – Михаил Водышев һәм Андрей Егоров белән беррәттән беренче тапкыр чыгыш ясаучы Сергей Новичков һәм Юлия Муртазина да команда әгъзалары булалар.

– Геннадий Валерьевич аларның яшьләр арасында үткәрелгән ярышларда уңышлы чыгыш ясауларын исәпкә алды. Димәк, өлкәннәр белән ярышта да алар сынатмас, дип өметләнде, – дигән аңлатма бирде безнең команда өчен җан аткан шахматчы Адель Купцов. – Һәм ялгышмады да.

Шундый “эксперименталь“ составта безнең район җыелма командасы көтелмәгәнчә 6 нчы урынны алды. Аксубай шахматы тарихында бу республика дәрәҗәсендәге иң югары нәтиҗә. Шуңа өстәп, Андрей Егоров 5-9нчы урында булса, Юлия Муртазина иң оста 10 хатын-кыз арасына керде. Җыелма команда сезонның иң төп ярышы – Татарстан Республикасының җәһәт шахмат һәм блиц командалы чемпионатына әзерләнүне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International