Татарстан теннисчы кызлары Европа беренчелегендә “алтын” яулады

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Татарстан спортчы кызлары кадетлар һәм юниорлар арасында өстәл теннисы буенча Европа беренчелегендә алтын медальләр яулады. 

Турнир 14 июльдән 23 июльгә кадәр Португалиянең Гимарайнш шәһәрендә үткәрелә.

Казан Олимпия резервы училищесы укучысы Дарья Щадрина Россия җыелма командасы составында команда уеннарында җиңүче булды. Тагын бер Тататстан кызы - Арина Слаутина Россия җыелма командасында кадет кызлар арасында “алтын” яулады.

Татарстан теннисчылары ярышның алдагы көннәрендә - аерым, парлы һәм катнаш уен төрләрендә катнашачак. Кызларны турнирга Олег Смирнов әзерләгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International