Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының «Физик культура һәм яшьләр спорты республика үзәге»

назад

Физик культура һәм яшьләр спорты республика үзәге дәүләт махсус (профильле) методик белем бирү оешмасы булып санала. Бу Үзәк Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгынын 1996 нчы елның 4 нче сентябрендә №279 боерыгы нигезендә булдырылган. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2005 нче елның 3 нче августында №1179-р күрсәтмәсе нигезендә, 2005 нче елның 1нче октябрыннан Татарстан республикасы Яшләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы карамагына тапшырылган.

Үзәк Татарстан Республикасында физкультура-спорт юнәлешендә өстәмә белем бирү оешмалары эшчәнлеген җайга салу һәм аларга методик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү, спорт мәктәпләрендә хезмәт куючы белгечләрнең эшчәнлеген тормышка ашыру үзәкнең төп максаты булып тора.

Республика үзәгенең бурычлары:

  • физкультура-спорт юнәлешендә өстәмә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген өйрәнү;
  • тренер-укытучыларның, методистларның һәм идәрәче хезмәткәрләрнең иҗади эшчәнлеген үстерүгә стимул булдыру, аларның белем дәрәҗәсен күтәрү;
  • балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү оешмаларының эшчәнлек нәтиҗәлелеген күзәтү, спорт осталыгын камилләштерү һәм укучыларны чыныктыру;
  • Татарстан Республикасы спортчы укучыларыннан торган җыелма командаларның Рәсәй күләмендәге һәм Халыкара ярышларда катнашуын тәэмин итү;
  • төрле төбәкләрдәге, чит илләрдәге спорт өлкәсендә өстәмә белем бирү оешмалары белән элемтә урнаштыру, хезмәттәшлекне үстерү;
  • балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре хезмәткәрләре өчен социаль ташламалар булдыруга этәргеч бирү.

Алга куелган бурычларны үтәү максатында Үзәк түбәндәге юнәлешләрдә эш алып бара:

  • балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә белем алучы спортчы укучыларның контенгентын туплый, спорт осталыгын камилләштерү һәм югары спорт осталыгына ирешү төркемнәрен формалаштыра;
  • фронталь, тематик тикшерүләр һәм иҗади отчетлар вакытында, шулай ук төрле күрсәткечләр аркылы спорт юнәлешендәге оешмаларның эшчәнлеген өйрәнә;
  • урыннардагы актуаль, оператив һәм статистика күрсәткән мәгълүмәтләрне анализлый;
  • анализ һәм фаразлау нигезендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт министрлыгына спорт өлкәсендә өстәмә белем бирү оешмаларын киңәйтү, яңарту, һәм аларның эшчәнлеген яхшырту турында тәкъдимнәр тапшыра;
  • спорт мәктәпләренең югары нәтиҗәләргә ирешкән тренер-укытучыларының, методистларының, бүлек мөдирләренең һәм җитәкчеләренең инновацион эш ысулларын, тәҗрибәсен өйрәнү, тарату белән шөгыльләнә;
  • балалар һәм яшүсмерләр спорты проблемаларын яктырткан киңәшмә-семинарлар, фәнни-гамәли конференциялар оештыра;
  • җыелма команда әгъзалары һәм кандидатлары өчен Рәсәй күләмендәге һәм Халыкара спорт ярышларына әзерлек чаралары оештыра;
  • физкультура һәм спорт, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны гамәлгә ашыра;
  • физик культура һәм спорт өлкәсенә кагылышлы федераль һәм республика  кануннарын, башка норматив-хокукый актларның үтәлешен контрольдә тора;
  • спорт өлкәсендә өстәмә белем бирү оешмалары педагоглары һәм администрация хезмәткәрләренең квалификация күтәрү курслары үткәрә.
Рәхмәтүллина Мөнирә Таһир кызы
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының «Физик культура һәм яшьләр спорты республика үзәге»
Рәхмәтүллина Мөнирә Таһир кызы
Директор
Телефон:
(843) 236-14-26
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International