«Көрәш буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт автоном учреждениесе

назад

Учреждениенең бурычлары һәм функцияләре:

• системалы шөгыльләнүләр барышында даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен сәләтле балаларны, яшүсмерләр, егетләр һәм кызларны ачыклый;

• физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен медицина күрсәткечләре һәм сәламәтлеге буенча тайпылышлары булмаган балалар, яшүсмерләр, егетләр һәм кызлар белән укыту-тренировка, тәрбия процессын оештыра, аларга укырга керү һәм уку өчен тигез шартларны, ә югары казанышлар спорты өчен перспективалары булган балалар өчен – аларның спорт белән шөгыльләнүләрен камилләштерү өчен кирәкле шартларны тәэмин итә;

  • халыкка һәм оешмаларга, уку-укыту процессына зыян китермичә генә, спорт, физкультура-сәламәтләндерү, ял хезмәтләре, шул исәптән түләүле хезмәтләр күрсәтә;
  • кызыксынган оешмалар белән берлектә балалар һәм өлкәннәр өчен мәдәни-спорт чаралары оештыра һәм үткәрә;
  • укыту-тәрбия учреждениеләре хезмәткәрләренә үз эшчәнлекләре юнәлешләре буенча методик ярдәм күрсәтә;
  • законнар белән тыелмаган башка эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыра.

Учреждениенең кыскача тарихы:

Мамадыш шәһәрендә көрәш буенча Республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (РМБЯСМ) 1978 елдан Чистай балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (БЯСМ) филиалы буларак эшли башлады.

1981 елда филиал Чистай мәктәбеннән аерыла. Ике елдан соң элеккеге кинотеатр бинасы тулысынча мәктәпкә күчә.

1984 елда Профсоюзларның бөтенсоюз ирекле физкультура-спорт җәмгыяте каршында мөстәкыйль мәктәп буларак оештырыла.

2005 елда ирекле көрәштә аерым казанышлары өчен БЯСМ ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры М.М. Бариев боерыгы белән яңа статуста – көрәш буенча республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе итеп расланды.

2011 елда БЯСМ автоном учреждение статусын алды.

Хәзерге вакытта РМБЯСМдә көрәш буенча 3: ирекле көрәш, көрәш (милли көрәш), билбау көрәше бүлекләре эшли.

Алипов Евгений Вячеславович
«Көрәш буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт автоном учреждениесе
Алипов Евгений Вячеславович
Директор
Телефон:
8 (85563) 3-17-43
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International