Ушу буенча казандагы дөнья чемпионатында Иран һәм Украина беренче медальләрен яуладылар

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Ушу буенча Казандагы дөнья чемпионатында таолу буенча чираттагы медальләр комплектлары уйнатылды. 

Таолу

Ир-егетләр, тайцзицюаньр

Бу дисциплинада менә инде өченче тапкыр рәттән Кытай спортчысы беренчелекне ала, ә узган турнирның көмеш призеры Томохиро Арая бу юлы өченче булды. Россия спортчысы Иван Краснобаев алтынчы нәтиҗәне күрсәтте.

1. Янь Шунхонг, Кытай - 9,70

2. Так Ян Самуи Хуэй, Гонконг - 9,63

3. Томохиро Арая, Япония - 9,61

Кызлар, наньдао

Индонезиядән булган гамәлдәге дөнья чемпионкасы Ювита Низа Васни үз программасын башкарганнан соң лидер иде, әмма аннары аны Малайзиядән Чонг Мин Тан узып китте, соңрак инде иң яхшы бәяне Гонконгтан Хе Ян Цинь  алды. Ул иң соңгы булып чыгыш ясады һәм судьяларны үз программасы белән таң калдырды.

1. Хе Ян Цинь, Гонконг - 9,64

2. Чонг Мин Тан, Малайзия - 9,61

3. Ювита Низа Васни, Индонезия - 9,58

Кызлар, цзяньшу

Кыска кылыч кулланылган ярышта Көньяк Корея кызы Хию Сео беренче булды. Аңа инде икенче дөнья чемпионаты рәттән тиңнәр табылмый. Захра Киани Иранга Казандагы дөнья чемпионатының беренче медален китерде.

1. Хию Сео, Корея - 9,65

2. Кейко Ямагучи, Япония - 9,62

3. Захра Киани, Иран - 9,56

Кызлар, даошу

Казан җанатарлары Россия җыелма командасы лидеры Сандра Константинованың чыгышын түземсезлек белән көттеләр. Ул келәмгә ярышларның ахырында гына чыкты. Аның медаль алуга шансы бар иде, әмма бер хатасы кызны призлы өчлектән читкә этәрде. Бу ярышта Гонконг спортчысы Лью Ксю Ксю беренче булды, аның өчен бу титул рәттән икенчесе. Көмеш медаль исә Украинадан Анна Терещенкода. Ике ел элек бу дисциплинада ул өченче булган иде.

1. Лью Ксю Ксю, Гонконг - 9,62

2. Анна Терещенко, Украина – 9,60

3. Лью Ксю Ксю, Кытай - 9,46

“Медаль алуыма бик шатмын! Киләсе чемпионатта тагын бер адымга алга атлап, алтынга ия булырмын дип өметләнәм”, - диде Анна Терещенко.

Ушу-саньда нәтиҗәләре белән биредә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International