Казанда ушу буенча дөнья чемпионаты тәмамланды

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Казада Ушу буенча 14 нче дөнья чемпионаты тәмамланды. Гомумкоманда зачетында Кытай җыелма командасы беренче булды.

Таолу, ир-егетләр

Казанда уза торган дөнья чемпионатының соңгы көнендә ушу-таолуның ун төрендә медальләр уйнатылды. Ир-егетләр арасында цяншу төрендә Кытай спортчысы Чжан Йаоинь беренче булды, ул Малайзиядән булган ике ушучыны - Венг Сон Вонгны һәм Ван Кин Йепны узып китте. Павел Муратов дүртенче нәтиҗә белән медальсез калды.

Тайцзи-цзянь төрендә алтын Япония спортчысы Томохиро Араяда. Көмешне Тайпейдан Чуань Йю Йе, ә бронзаны Гонконгтан Хуэй Так Ян Самуйи яулады. Иван Краснобаев җиденче урында.

Наньдаода Макао вәкиле Юн Хуа Юань беренче, ул  вьетнамлы Хак Дат Каоны һәм Тайпей вәкиле  По Вей Лайны артта калдырды. Дмитрий Тиунов иң яхшылар унлыгына керә алмады.

Азия спортчылары арасына синъинцюань төрендә ышанычлы рәвештә беренче урынны яулап, француз Лео Бенуак килеп керде. Ул Макаодан булган Пуй Сенг Чонгтан һәм немец Кристоф Хюнадан остарак чыгыш ясады.

Берничә катнашучы белән хореографик чыгышны хәтерләтә торган дуйлянь дисциплинасында Иран спортчылары беренчелекне алдылар. Алар Корея һәм Украина ушучыларын артта калдырдылар.

Россия ушучысы Владимир Максимов кәкре кылыч белән ярышта беренчелекне алды. Ул Россия җыелма командасына беренче алтын медальне китерде.

“Безгә ярышлар башында бераз гына нидер җитеп бетмәде. Көмеш һәм бронза бар иде, безнең командагы алтын китерүемә бик шатмын”, - диде Максимов бүләкләү тантанасыннан соң.

Таолу, кызлар

Дуйлянь команда ярышларында алтын медаль АКШ һәм Макао спортчыларын артта калдырган Малайзия спортчы кызларына эләкте. Ике кылыч белән күнекмәләрдә Гонконг вәкиле Чжен Тиан Хуэй беренче булды. Икенче урында Украинадан Людмила Темна, ә бронза Иран кызы Хания Раджабида.

Багуачжан стилендә күнекмәләрнең төп асылы әйләнә буенча хәрәкәт итүдә. Акцент биредә горизонталь һәм вертикаль сызыкларны кисеп, хәрәкәт барышында төрле алымнарны чиратлаштыруга ясала. Алтын медаль Кытай кызы Дуань Чжинда, ул Гонконг спортчысы Чен Суджинны һәм Төркия вәкиле  Зейнеп Макбуле Акузны артта калдырды. Һәм, ниһаять, гуньшуда алтынны Индонезия кызы Фелда Элвира Сантосо алды. Ул Япония һәм Гонконг вәкилләрен артта калдырды. Россия кызы Сандра Константинова бишенче.

Шулай итеп, таолуда гомуми зачетта Кытай командасы ышанычлы рәвештә җиңүгә иреште.  Аларның исәбендә 8 алтын медаль бар. Гонконг командасының 11 медале арасында 5есе алтын. Индонезия һәм Корея спортчыларында 2шәр алтын һәм гомуми санда 7 шәр медаль. Малайзия командасында 2 алтын, 3 көмеш һзм 3 бронза.

Россия җыелма командасы бер алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль алды.

Саньда

Кызлар, финаллар

48 кг га кадәрге үлчәү: Дай Шимень, Кытай - Бокийон Байон, Корея – Кытай спортчысы җиңде.

Бронза – Аян Турсын, Казахстан һәм Дивин Валли, Филиппин

52 кг га кадәрге үлчәү:  Элаэ Мансорянсамируми, Иран - Луан Ти Хоанг, Вьетнам – Иран спортчысы җиңде.

Бронза – Ким Хуэйбин, Корея һәм Эдинеа Прадо Камарго, Бразилия

56 кг га кадәрге үлчәү: Лин Хуэймин, Кытай - Элин Оберг, Швеция – Кытай спортчысы җиңде.

Бронза – Алена Рябоконь, Украина һәм Ти Ту Туй Нгуйен, Вьетнам

60 кг га кадрге үлчәү:  Йин Йин Кай, Кытай - Транг Ти Нгуйен, Вьетнам – Кытай спортчысы җиңде.

Бронза – Илона Ольховик, Украина һәм Лин Йи Лу, Тайпей

65 кг га кадәрге үлчәү: Шарбано Мансорян, Иран - Шерук Ахмед Заки, Мисыр – Иран спортчысы җиңде.

Бронза - Арунпама Деви Кейшам, Һиндстан һәм Лазази Аттиг Луизиа, Алжир

70 кг га кадәрге үлчәү: Мариам Хашемифоруд, Иран - Эрги Басядан, Филиппин – Иран спортчысы җиңде.

Бронза - Даниэлле Ньюсом, АКШ һәм Мария Теодора Антонетта Шерпенбог, Нидерланд

75 кг га кадрге үлчәү: Пуя Кадиан, Һиндстан - Евгения Степанова, Россия – Һиндстан спортчысы җиңде.

Бронза - Анастасия Леонтари, Греция һәм Хеба Абделкадер Салех, Мисыр

Ир-егетләр, финаллар

48 кг га кадәрге үлчәү: Ван Йонгдже, Кытай – Орхан Хатамов, Әзербайҗан – Кытай спортчысы җиңде.

Бронза - Ахмед Аль-Шарифи, Гыйрак һәм Лакшман Гунасекура Викрамаге, Шри-Ланка

52 кг га кадәрге үлчәү: Мин Дук Ву, Вьетнам – Арнел Мандал, Филиппин  - Вьетнам спортчысы җиңде.

Бронза - Бенгенем Абделкарим, Алжир һәм Саргис Саргсян, Әрмәнстан

56 кг га кадәрге үлчәү: Канг Ли, Кытай – Юн Унджин, Корея  - Кытай спортчысы җиңде.

Бронза - Манучар Квашилава, Грузия һәм Франциско Солис, Филиппин

60  га кадәрге үлчәү:  Али Магомедов, Россия - Йо Сунгхин, Корея – Россия спортчысы җиңде.

Бронза - Абдул Харс Софиян, Индонезия һәм Сурия Бхану Пратам Синх, Һиндстан

65 кг га кадәрге үлчәү: Чжан Тенг, Кытай - Пак Сьюнгмо, Корея – Кытай спортчысы җиңде.

Бронза - Евгений Слепцов, Белоруссия һәм Руслан Пиралиев, Әзербайҗан.

70 кг га кадәрге үлчәү: Мохсен Мохаммадсефи, Иран - Айман Галал Фати, Мисыр – Иран спортчысы җиңде.

Бронза - Саад Буджекка, Марокко һәм Буабид Абделхади, Алжир

75 кг га кадәрге үлчәү:  Юсеф Сабриабибегл, Иран – Кай Фи Лонг, Макао – Иран спортчысы җиңде.

Бронза - Исмаил Алиев, Россия һәм Эли Бу Гебраэл, Ливан

80 кг га кадәрге үлчәү: Ким  Арслан Бектемиров, Россия – Меон Джин Ким, Корея – Россия спортчысы җиңде.

Бронза - Андре Фандино Бонет, Испания һәм Талантбек Акматов, Кыргызстан

85 кг га кадәрге үлчәү:  Сайдемоен Тагави, Иран – Вадим Ролич, Белоруссия – Иран спортчысы җиңде.

Бронза - Ашраф Мохамед Абл Эльгвад Абдельхамид, Мисыр - Эммануэль Эндрю Миннаар, КАР

90 кг га кадәрге үлчәү: Милад Арефи Магам, Иран – Ома Мамдух Али, Мисыр – Иран спортчысы җиңде.

Бронза - Раиндер Синх, Һиндстан һәм Илья Варченя, Белоруссия

90+ кг. Йе Ксан, Кытай - Хамидреза Голипур, Иран – Кытай спортчысы җиңде.

Бронза - Мотаз Ради Исмаил, Һиндстан һәм Даниэль Флорин Гита, Румыния

Саньдада Кытай һәм Иран командалары 7 шәр алтын медал алдылар. Россия җыелма командасында ике алтын, көмеш һәм бронза.

Казанда узган дөнья чемпионаты ябылышы тантанасында чемпионат флагы 2019 елда дөнья чемпионатын уздыраячак Шанхайга тапшырылды. Халыкара ушу федерациясе вице-президенты Энтони Го матур чыгышлары өчен спортчыларга рәхмәт әйтте һәм алга таба уңышлар теләде. Ул шулай ук Казандагы чемпионатның бик югары дәрәҗәдә оештырылган булуын билгеләп узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International