Абу-Дабида WorldSkills Kazan 2019 флагы эстафетасы презентациясе узды

2017 елның 13 октябре, җомга

13 нче октябрь көнне Абу-Дабида һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты ачылышы алдыннан WorldSkills Kazan 2019 оештыручылары WorldSkills International Стратегия комитеты утырышында Чемпионат флагы эстафетасы концепциясен тәъдим иттеләр.

Концепция буенча флаг дөньяның элегрәк WorldSkills  стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатларын кабул иткән барлык илләрен – 21 ил һәм 33 шәһәр  - әйләнеп чыгачак. Эстафета Казанга 2019 елдагы чемпионатның ачылыш тантанасына кайтып җитәргә тиеш.

Бу сәяхәткә старт биредә, БГӘ башкаласында WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышында биреләчәк. Абу-Дабидан соң чираттагы чемпионатны оештыручы шәһәр буларак Казанга флаг тапшыру тантанасы да биредә узачак. 

Эстафета Җирдә генә узып калмаячак, бу елның декабрь аенда оештыручылар аны космоска да җибәрергә планлаштыралар.

WorldSkills International башкаручы директоры  Дэвид Хоуи эстафета концепциясен хуплавын белдерде: “Минем уйлавымча, бу бик яхшы тәкъдим, һәм бу проектны гамәлгә ашыру өчен безгә бергә тупланырга кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Дэвид Хоуи WSI әгъзалары булган илләр вәкилләренә. – Хәзер, концепция Стратегия комитетына тәкъдим ителгәннән соң алдагы берничә көн дәвамында сезгә аны Казан командасы белән берлектә ничек гамәлгә ашыру турында уйларга кирәк булачак. Бу WorldSkills  брендын популярлаштыру өчен бик зур чыганак булып торачак гаҗәеп матур тәкъдим һәм безгә бары тик Казан командасы белән берлектә аны тормышка ашыру өстендә эшләргә генә кирәк”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International