Сочиның Олимпия паркында 2017 елда XIX бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивален уздыру кысаларында ГТО бөтенроссия физкультура-спорт комплексын халыкны физик тәрбияләүнең милли системасы буларак тәкъдим иттеләр.
Проект мәйданын ачу тантанасында Россиянең спорт министры Павел Колобков та катнашты.
“ГТО мәйданын бөтен дөньядан булган катнашучыларны җыя торган халыкара мәйданда күрсәтә алу мөмкинлегенә ия булу бик яхшы. Болай итеп без комплекс кыйммәтләрен үз илебез территориясендә генә түгел, аннан читтә дә алга этәрү турында сөйләшә алабыз, - диде үз чыгышында ГТО комплексын алга этәрүнең федераль операторы - “Спорт һәмм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов.
Алты көн эчендә ГТО интерактив зонасын 15 мең кеше карады. Бар дөньядан җыелган катнашучылар Россиянең спортны, сәламәт яшәү рәвешен, шәхеснең гармонияле үсешен популярлаштыра торган төп проекты белән таныштылар. Мәйданның мәртәбәле кунаклары арасында Калининград өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, синхрон йөзү буенча биш тапкыр Олимпия чемпионкасы Наталья Ищенко, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев, Ирек Зиннуров, Удмуртия Республикасы спорт министры Игорь Краснов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Дети Азии” уены халыкара комитеты генераль директоры Владимир Максимов, Кыргызстан МОК әгъзалары, җиде тапкыр Россия чемпионы, ГТО Илчесе Богдан Пищальников катнаштылар.
“Миңа аерым дисциплиналарда җиңүчеләрне бүләкләү насыйп булды. Җиргә йөзтүбән торган килеш гәүдәсен 250 тапкыр күтәргән кыз мине гаҗәпкә калдырды. ГТО спорт өлкәсендәге талантларны табарга ярдәм итә”, - диде Светлана Ищенко.
Мәйдан эшенә бәя биреп, Ирек Зиннуров ГТОның чыннан да горурланырлык һәм халыкара дәрәҗәдә презентацияләп була торган сыйфатлы проектларның берсе икәнлеген әйтте.
“Чит илләрдән булган яшь егет-кызлар, әлеге проект белән танышканнан соң, үз ватаннарында да шундыйрак берәр проекны гамәлгә ашырырга теләрләр дип ышанам. Хәзерге яшьләр бар өлкәдә дә беренче булырга телиләр һәм без аларга спортта, сәламәт яшәү рәвешендә, физкультура өлкәсендә беренче булу мөмкинлеген бирәбез”, - диде ГТО Илчесе.
ГТО сынауларын тест рәвешендә узуда иң актив илләр Һиндстан, Эстония, Белоруссия, Казахстан, Латвия һәм Литва булдылар.