Халыкара толерантлык көнендә – 16 нчы ноябрьдә Казанның 36 нчы гимназиясенең 10 сыйныф укучылары интерактив дәрестә катнаштылар. Мондый дәресләр 2018 елда Россиядә Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатынтм оештыручы 11 шәһәрдә “Россия-2018” Оештыру комитеты инициативасы буенча уздырыла. Казанда әлеге дәресне уздыру идеясен “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм шәһәрнең мәгариф идарәсе күтәреп алды.
Турнирның төп оештыручысы – FIFA Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе – футболның бөтен дөнья уйный торган уен буларак берләштерү көчен ассызыклый: стадионнарда һәм ишегалларында, Австралиядә һәм Африкада, Владивостокта һәм Калининградта төрле яшьтәге, төрле профессиядәге, төрле диндәге, төрле телләрдә сөйләшүче кешеләр футбол уйныйлар һәм уртак кыйммәтләрне хөрмәт итәләр, бу аларны берләштерә дә инде.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Волонтерлык үзәге һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Волонтерлар белән эшләү департаменты белгечләре укучыларга алда көтелә торган чемпионат, бу вакыйганың бер айга җир шарындагы барлык кешеләрне стадионнарда һәм зәңгәр экраннар каршында берләштерәчәге хакында сөйләделәр, шулай ук “fair play” атамасының нәрсә аңлатканлыгын һәм толерантлыкның һәм дискриминациягә каршы булу терминнарының спортта һәм аерым алганда футболда чагылыш табулары турында белдерделәр.
Оештыручылар теләге булган һәр кешенең 2018 елдагы футбол бәйрәменең бер өлешенә әйләнү мөмкинлеге булу һәм волонтерлар командасына кушыла алуы турындагы мәгълүматка аерым игътибар юнәлттеләр. Кандидатлыкка заявканы “Шәһәр волонтерлары” программасы операторының рәсми сайтында http://volunteers.dspkazan.com/ сылтамасы аша кереп калдырырга була. Волонтер булган егет-кызлар тарихи вакыйгада катнашып кына калмыйча, футболның берләштерү көчен дә тулысынча тоя алачаклар. Бу нәкъ менә бөтен җир шарыннан безнең илгә кунаклар килә торган кабатланмас очрак һәм волонтерлар үз җыелма командаларына көч биреп торыр өчен Россиягә килүче җанатарлар белән беренчеләрдән булып очрашачаклар.
Дәрес викторина белән тәмамланды. Анда укучылар үзләренең белемнәрен күрсәтеп, дөнья чемпионаты талисманы символикасы төшерелгән бүләкләр алдылар.