Александр Красных кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының беренче медаленә ия булды

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Казанда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионаты Александр Красныхның җиңүе белән башланып китте.

Ир-атлар, ирекле стиль белән 200 метр

Ярышлар программасын ирекле стиль белән 200 метрга йөзүче ир-атлар ачып җибәрде. Беренчелек Александр Красныхта (1:42.02), икенче урында -  Михаил Довгалюк (1:42.85), Михаил Вековищев (1:43.42) исә өченче булды. 

1. Александр Красных (Татарстан Республикасы) - 1:42.02

2. Михаил Довганюк (Мәскәү-1) - 1:42.85

3. Михаил Вековищев (Калуга өлкәсе) - 1:43.42.

Александр Красных үзенең өйдә узган ярышта артта калырга хакы булмавы турында белдерде:

“Үзебездә узган ярышта медаль алуыма бик шатмын, мине хуплап торуларына бик сөендем. Урамда әле танымасалар да, яшь спортчылар килеп бергәләп фотога төшүне сорыйлар. Алар өчен мин кумир, аларның йөзләренә кызыллык китерә алмадым. Бернинди басым да юк, рәхәт бер кайгыртучанлык кына сизелә. Эмоцияләрне кулда тотарга өйрәндем инде.

Алда әле эстафета, 100 һәм 400 метрларга йөзү ярышлары бар. Башлангыч бик шәп, бу минем кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатлары тарихындагы иң яхшы чыгышым. Әмма һәрвакыт алга омтылырга кирәк”, - диде спортчы.

Кызлар, баттерфляй белән 200 метр

Кызларның 200 метрга йөзү ярышларында берьюлы ике рекорд куелды. Светлана Чимрова үз нәтиҗәсен 2 минутка диярлек яхшыртты һәм Россия рекордын куйды, ә Александра Сабитова юниорлар өчен яңа рекорд иясе булды.

1. Светлана Чимрова (Мәскәү-1) - 2:04.36

2. Александра Сабитова (Кемерово өлкәсе) - 2:07.34

3. Анастасия Гуженкова (Самара өлкәсе) - 2:07.70

“Начар йөзмәдем, тагын да тизрәк йөзәсе килгән иде. Гомумән алганда, Россия чемпионаты минем өчен артык әһәмиятле түгел, мин хәтта бу турнирга дип махсус әзерләнмәдем дә, Будапешттан соң рәтләп шөгыльләнмәдем дә диярлек. Бу әзерлек старты булды дисәң дә була”, - дип белдерде Светлана Чимрова.

Александра Сабитова бүләкләү тантанасыннан соң шулай ук үз чыгышына бәя биреп китте.

“Чыгышымнан бик канәгатьмен Үзем дә көтмәгән идем. Россиянең яшүсмерләр рекордын кую бик шәп бит! Бар да яхшы, суга бүген минем көн икәнлеген тоеп чыктым. Алга таба да Россия җыелма командасы лидерлары артыннан барып, дөнья һәм Европа беренчелекләре медальләренә ия буласы иде”, - диде Александра.

Кызлар, комплекслы йөзү белән 400 метр

Иртә белән булган беренчел ярышта 17 яшьлек Ирина Кривоногова беренче булган иде, әмма финалда ул алтын медальгә ия булган Кристина Вершинина белән урыннарын алышты.

1. Кристина Вершинина (Ханты-Манси округы) - 4:35.58

2. Ирина Кривоногова (Самара өлкәсе-1) - 4:37.32

3. Дарья Чикунова (Санкт-Петербург) - 4:40.05

“Чыгышымнан бик канәгатьмен. Үз вакытымны яхшырттым, шәхси рекорд куйдым. Ярышларга озак әзерләндем, бу минем өчен сезонның мөһим ярышлары. Европа чемпионатына сайланасым килә. Бу минем төп дистанция булмаганлыкны исәпкә алып – мин брасс белән йөзүче – бик яхшы чыгыш ясадым. Үземне комплекслы йөзүдә сынап карарга теләгән идем, яхшы килеп чыкты”, - ди Дарья Чикунова.

Шимбә көнне шулай ук берничә ярымфинал ярышлары да узды. Брасс белән 50 метрга йөзүдә 30 секундка сыешкан Юлия Ефимова сайланды.  Ул  29.08 секундлы рекорд куйган иде инде, бүген исә 50 метрны 29.82 секундта узды.

Мария Каменева 100 метрга аркада йөзү буенча ярымфинал ярышлары җиңүчесе булды. Аның нәтиҗәсе - 57.50. Аннан тәҗрибәлерәк Анастасия Фесикова (57.97) икенче булды. Финалда кызыклы ярыш көтелә.

Климент Колесников 100 метрга аркада йөзү буенча ярымфинал ярышында юниорлар өчен дөнья рекордын куйды. Ул Казанда 2016 елда үзе үк куйган рекордны яхшыртты. Хәзер юниорлар өчен яңа дөнья рекоры - 50.44 секунд.

Баттерфляй белән 100 метрга йөзүдә ярымфиналда иң яхшы нәтиҗәне Александр Харланов (50.57) һәм Александр Садовников күрсәттеләр.

Брасс белән 50 метрга йөзүдә ир-атлар арасында ярымфинал ярышында иң тиз вакыт Олег Костинныкы (57.43).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International