Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының беренче ярышлар көнендә эстафеталарда медальләрнең ике комплекты уйнатылды.
Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 4 тапкыр 100 метр
1. Санкт-Петербург-1 (Вероника Андрусенко, Полина Невмовенко, Юлия Сноз, Дарья С. Устинова) - 7:44.42
2. Свердловск өлкәсе-1 (Валерия Саламатина, Дарья К.Устинова, Полина Лапшина, Анастасия Кирпичникова) - 7:46.88
3 Самара өлкәсе-1 (Олеся Чернятина, Софья Чичайкина, Анастасия Гуженкова, Ирина Кривоногова) - 7:55.05.
Вероника Андрусенко үз командасына берничә секундлы өстенлекне шундук китерде, алга таба булачак чемпионкалар аны бары тик үстерделәр генә.
“Яхшы йөздек кебек. Беренче нәтиҗә икән, димәк, барысын да дөрес эшләгәнбез. Кызларыбыз бик әйбәт, һәрвакыт җиңүгә йөз тотып йөзәбез. Әмма стартларда көндәшләребез дә бар. Санкт-Петербург – төп фаворит дип әйтмим. Сәламәт көндәшлек хәкем сөрә һәм бу бик мөһим. Без бергәләп үсәбез һәм халыкара стартларга әзерләнәбез”, - диде җиңүчеләр командасыннан Дарья Устинова.
“Алда әле минем ирекле стиль белән 50, 100 һәм 200 метрга йөзәсем бар – алар шәхси дисциплиналар. Европа чемпионатына эләгер өчен аларда да үзеңне яхшы яктан күрсәтү бик мөһим”, - диде спортчы кыз.
Ир-атлар, ирекле стиль белән 4 тапкыр 100 метр
1. Мәскәү-1 (Климент Колесников, Владислав Гринев, Михаил Полищук, Андрей Жилкин) - 3:09.21
2. Санкт-Петербург-1 (Евгений Лагунов, Евгений Айзетуллов, Олег Тихобаев, Александр Попков) - 3:10.79
3. Новосибирск өлкәсе-1 (Александр Клюкин, Максим Абловацкий, Даниил Марков, Григорий Вакаренцев) - 3:13.59.
“Копенгагенда узачак Европа чемпионатына эләгер өчен яхшы нәтиҗә күрсәтергә кирәк иде. Мин тырышып әзерләндем, шуңа барысы да яхшы килеп чыкты. Команда белән җиңүгә ирешү дә бик мөһим иде. Без озак әзерләндек, йөзүчеләребез көчле, коллектив дус, шуңа күрә бурычыбыз бары тик беренче урынны алу иде. Барысы да теләгәнчә килеп чыгуына шатбыз”, - диде Климент Колесников.
Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионаты 22 нче ноябрьгә кадәр барачак. Тамашачыларны Су спорт төрләре сараенда көтеп калабыз.