Олег Костин Казанда узган Россия чемпионатында Европа рекордын куйды

2017 елның 19 ноябре, якшәмбе

Казанда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче ярышлар көне тәмамланды.

Ир-атлар, брасс белән 100 метр

Нижгар өлкәсеннән килгән спортчы Олег Костин Россия чемпионатларында брасс белән 100 метрга йөзүдә дүрт тапкыр җиңүче булган кеше һәм Казанда ул медальләре санын тагын бергә арттырды. Олег Россия һәм Европа рекордларын куеп җиңде. 

1. Олег Костин (Нижгар өлкәсе) - 56.16

2. Илья Хоменко (Ростов өлкәсе-1) - 57.19

3. Всеволод Занько (Мәскәү-1) - 57.43

“Җиңү торган саен кызыклырак була бара. Бу инде минем Россия чемпионатларында алган 12 нче алтын медалем, шушы дистанциядә рәттән бишенчесе. Әмма җиңәсе килү теләге бетми”, - ди рекордчы. 

Ир-атлар, баттерфляй белән 100 метр 

1. Александр Садовников (Калининград өлкәсе) - 50.48

2. Александр Харланов (Пенза өлкәсе-1) - 50.57

3. Даниил Пахомов (Санкт-Петербург – Архангельск өлкәсе) - 50.66

“Ил чемпионаты медальләрен көн саен алып тормыйсың, шәхси рекордлар да еш куелмый. Узган ел да начар йөзмәдем, быел исә болай да начар булмаган күрсәткечләрне яхшыртырга омтылдым. Үзем теләгәнчә килеп чыгуына бик шатмын һәм бу зур уңыш дип саныйм! Европага сайландым, Россия чемпионатына мөнәсәбәттә төгәл максатлар куймаган идем анысы, аннары 100 метр ул минем төп дистанция дә түгел. Үзем өчен, шөгыльләнү ритмында чыгыш ясадым дияргә дә була. Бәлки шул ярдәм иткәндер дә, басым булмады”, - диде Александр Садовников.

“Алда баттерфляй белән 50 метрга йөзү, ул әлегә минем ышанычлы бара. Универсиададан соң мондый формада булырмын дип уйламаган идем. Начаррак булыр дип көткән идем. Үземне яхшы хис итәм икән, димәк, чыгарга һәм җиңәргә кирәк, спортчыга башкасы бирелмәгән.

Алда Европага әзерлек. Сайлап алынгансың икән, җаваплылыкны аңлап, тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешергә кирәк. Халыкара дәрәҗә, ни әйтсәң дә, катлаулырак һәм югарырак бит ул. Бу сезоннан соң кайда чыгыш ясаячагымны хәл итәчәкмен, берничә вариант бар. Әлегә барлык уйлар нәтиҗәләр турында гына”, - диде спортчы.

Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 800 метр

1. Анастасия Кирпичникова (Свердловск өлкәсе-1) - 8:18.97

2. Анна Егорова (ХМАО-Югра - Калининград өлкәсе) - 8:19.66

3. Валерия Ермакова (Мәскәү өлкәсе – Липецк өлкәсе ) - 8:26.85

“Үземнең иң яхшы күрсәткечемне 2 секундка яхшырттым, Европага барыр өчен нормативны үтәдем. Ил чемпионаты “алтынын”алдым! Димәк, барысы да яхшы. Алга планнар кормадым әле. Сезон кызыклы булырга ошап тора, алда Копенгагендагы Европа чемпионаты, Глазгодагы турнир. Әмма хәзергә барлык уйларым Казан, анда уза торган Россия чемпионаты хакында. Әле алда 400 м, 200 м, эстафета бар. Форма яхшы, көч-куәт бар, димәк, җиңәм дип йөзәргә кирәк”, - диде Анастасия.

Ир-атлар, ирекле стиль белән 4 тапкыр 200 метрга эстафета 

1. Мәскәү-1 (Артем Лобузов, Михаил Довгалюк, Алексей Ртищев, Даниил Пасынков) - 7:01.96

2. Краснодар крае-1 (Данила Изотов, Даниил Градинарь, Руслан Алборов, Александр Шумилов) - 7:03.39

3. Мәскәү-2 (Николай Снегирев, Петр Жихарев, Евгений Куликов, Семен Макович) - 7:03.94

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International