Кыска суда йөзү буенча Казанда уза торган Россия чемпионатында медальләрнең тагын берничә комплекты уйнатылды.
Хатын-кызлар, комплекслы йөзү белән 4 тапкыр 50 метрга эстафета
1. Санкт-Петербург - 1 (Надежда Винюкова, Екатерина Шапаникова, Дарья Чикунова, Ксения Козюк) – 1:49.91.
2. Красноярск крае (Анастасия Осипенко, Софья Лобова, Анна Ганус, Валерия Бодня) – 1:50.21.
3. Новосибирск өлкәсе - 1 (Арина Суркова, Екатерина Никонова, Виталина Симонова, Кира Володина) – 1:50.96.
Хатын-кызлар, ирекле стиль белән 100 метр
Башта бу дистанциягә Вероника Андрусенко да сайланган иде, әмма соңыннан төшеп калды. Ул булмаса да, көрәш бик киеренке барды. Соңгы мизгелгә кадәр лидер булып барган мәскәүле Розалия Насретдинованы финиш алдыннан гына Санкт-Петербургтан булган Мария Каменева узып китте.
Икенче булган Розалия Насретдинова шулай ук квалификация нормативын үтәде һәм бу дистанциядә Копенгагенга сайланыр өчен бөтен шансларга ия.
1. Мария Каменева (Санкт-Петербург – Оренбург өлкәсе) – 52.47.
2. Розалия Насретдинова (Мәскәү– 1) – 52.53.
3. Полина Лапшина (Свердловск өлкәсе – 1) – 53.28.
“Мин икенче көн рәттән “алтын” алам, хисләрне әйтеп бетереп булмый. Бик шатмын, билгеле, әмма нык арыдым. “Чирек” бассейнда йөзү зур суда йөзүгә караганда авыррак. Бүген җитмәсә көндәшләр дә көчле туры килде. Розалия (Насретдинова) белән соңгы бассейнга кадәр көрәштек, аз гына өстенлек белән җиңдем. Гадәттә мин спуртны яратам, әмма бу сезонда дистанциянең икенче өлешендә эшләп карарга булдым. Дөрес карар булган ахры”, - диде чемпионка.
“Алда әле тагын ике дистанция бар, әмма алары җиңелрәк булачак. Төп бурычларымны үтәдем инде, алга таба шөгыльләнү режимында, үзем өчен генә йөзәрмен”, - дип тә өстәде ул.
Хатын-кызлар, аркада 200 метр
Бу дистанциядә җиңүгә төп дәгъвачы Екатеринбургтан Дарья Устинова иде, ул беренчел ярышларда да, ярымфиналда да җиңде. Финалда да көрәш булмады, Дарья бик зур өстенлек белән алда барды һәм Европа чемпионатына юлламага ия булды.
1. Дарья К. Устинова (Свердловск өлкәсе – 1) – 2:02.53.
2. Анастасия Авдеева (Владимир өлкәсе) – 2:04.97.
3. Полина Егорова (Башкортостан Республикасы) – 2:05.35.
“Мин көткәннән дә яхшырак булды. Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатына махсус әзерләнмәдем, шуңа да алай тиз йөзәрмен дип уйламаган идем. Әмма йөздем, булдырдым, җыелма командага эләктем. Бик шәп!”, - дип бәяләде үз чыгышын Дарья бүләкләү тантанасыннан соң.
Дарья Устинова шулай ук адашы белән көндәшлекне кызыклы бер факт буларак кына кабул итә:
“Без инде озак вакыттан бирле, “Веселый дельфин” чорыннан ук бергә чыгыш ясыйбыз. Янәшә юлларда 200 метрга йөзгәндә бигрәк тә күңелле. Әмма бернинди комплекслар да, үпкәләр дә юк, бу бары тик кызыклы бер факт кына!”.
Ир-атлар, брасс белән 200 метр
1. Михаил Доринов (Нижгар өлкәсе) – 2:02.42.
2. Илья Хоменко (Ростов өлкәсе – 1) – 2:03.76.
3. Рустам Гадиров (Омск өлкәсе) – 2:05.46.
“Үземнән канәгатьмен. Нормативны үтәдем, үземнең шәхси рекордны ярты секундка яхшырттым. Димәк, әйбәт йөзгәнмен. Озак әзерләндек, Россия чемпионатында йөзәр өчен фикерләрне бер ноктага туплавым һәм тырышып шөгыльләнүем нәтиҗәсендә призлы урынга эләктем, җыелма командага кердем. Хәзер Европа чемпионатына әзерләнергә кирәк. Күпләр кыска судагы чемпионатның әһәмиятен “олимпионик”тагыга караганда түбәнрәк дип саныйлар, әмма бу алай түгел. Үзеңне тегесендә дә, монысында да күрсәтергә кирәк”, - ди Михаил.
Хатын-кызлар, баттерфляй белән 50 метр
Бу ярыш җиңүчесе 20 минут элек кенә ирекле алым белән 100 метрга йөзүдә алтын өчен көрәшкән иде. Розалиянең көче әле баттерфляйга да калган булып чыкты.
1. Розалия Насретдинова (Мәскәү – 1) – 25.79.
2. Светлана Чимрова (Мәскәү – 1) – 25.93.
3. Екатерина Шапаникова (Санкт-Петербург – 1) – 25.99.
Икенче ярышыннан соң Розалия үз чыгышларына бәя бирде.
“100 метрга йөзгәндә артта калсам да, үземне кулга алып, җиңүгә ирештем. Төп бурыч, ни дисәң дә, нормативны үтәү бит, мин аны үтәдем. “Батт” белән 50 метрга йөзүдә дә, кроль белән 100 метрга йөзүдә дә сайландым. Әмма ирекле алым белән 100 метрда беренче була алмавым кызганыч. Техника, игътибар җитеп бетмәде. Мария молодец, ярышка кереп китте һәм җиңде. Миңа исә бу хәлгә анализ ясап, алга таба мондый хаталарны ясамаска тырышырга кирәк”.
“Казанда туганнарым бар, шуңа да биредә чыгыш ясау миңа бик рәхәт. Җанатарлар төркемем зур. Бу исә спортчыга көч бирә, алга әйди торган нәрсә”,- дип өстәде ул.