Казанда “Ел волонтеры 2017” VII ел саен уздырыла торган тантана узды

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Казанда 2017 елның 5 декабрендә җиденче тапкыр Татарстан Республикасының вакыйгалар волонтерлыгы активистларын бүләкләү буенча “Ел волонтеры 2017” тантанасы узды. 

Төрле номинацияләдә җиңүчеләр: Зиннәтуллина Рената (“Һәрвакыт әзер!”), Жиганов Алексей (“Ел рекорды”), Коваль Владислав (“Ел ачышы”), Әхмәтгалиева Нәзирә Габделхәй кызы (“Елның көмеш волонтеры”), Елчуева Анастасия (“Ел тим-лидеры”), Юсупова Гөлназ (“Тамашачылар мәхәббәте призы”), Рәхмәтуллин Дамир (“Ел волонтеры”) чакырылган мәртәбәле кунаклары кулыннан премияләр һәм бүләкләр алдылар.

Тантананың 30дан артык номинанты – “Kazan Volunteers” яшьләр хәрәкәтенең үзләрен 2017 елда төрле яклап күрсәткән, бик күп чараларда катнашып, шәхси активларында волонтерлык эше сәгатьләренең рекордлы санын туплаган вәкилләре. 

“Бүген үзенчәлекле көн: тарихта беренче тапкыр без Халыкара ирекле ярдәмчеләр көне кысаларында ел дәвамында башкарган эшләребезгә нәтиҗәләр генә ясап калмыйча, рәсми рәвештә Бөтенроссия волонтерлар көнен дә бәйрәм итәбез. Бу безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Бергәләп без гаҗәеп Конфедерацияләр Кубогын уздырдык, Мексикадан, Чилидан килгән меңләгән җанатарларны күрдек. Киләсе елга Франция, Колумбия, Испания Иран, Германия, Австралия, Польшадан килгән футбол фанатлары белән очрашасыбыз бар. Алар безнең шәһәрне яратып, матур хатирәләр белән китсеннәр өчен сезнең ярдәмгә таянабыз. Бу Казанны һәм Татарстанны күрсәтүдә тагын бер мөмкинлек”, - дип белдерде тантана кунакларын сәламләү чыгышында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров. 

Тантананың аерым блоклары коммерцияле булмаган партнерлар, югары уку йортлары һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары белән, шулай ук Татарстан Республикасының спорт клублары белән хезмәттәшлеккә багышланган иде. 

Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары буенча узачак дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уңышлы уздыруга йөз тоту турындагы белдерү тантананың мөһим акценты булды. Чарада мәртәбәле кунак сыйфатында WorldSkills International халыкара оешмасының башкаручы директоры да катнашты һәм Чемпионатның волонтерлык программасын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен ирекле ярдәмчеләр: Владлена Сусловага, Денис Павловка, Камилла Туралиевага, Дамир Рәхмәтуллинга, Влада Лекаревага һәм Юлия Якимовага рәхмәт хатлары тапшырды. 

“Сез үзегез башкарган эш белән горурлана аласыз һәм бу мин башка илләр белән чагыштырганда күргәннәрнең иң яхшысы. 2019 елның августында 45 нче WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда узачак. Әлбәттә, мондый ярышлар Россиядә беренче тапкыр узганлыктан, берникадәр дулкынланабыз, сезнең дә бу вакыйгага дулкынланып әзерләнгәнегезне беләбез, - диде сәламләү чыгышында Дэвид Хоуи. – Без хезмәттәшлек итә торган Казан профессионаллары командасының эше безне бу WorldSkills чараларының иң яхшысы булачагына ышандыра. Әлбәттә, бу Чемпионатны волонтерлардан, сез башкара торган әһәмиятле рольдән башка күз алына да китереп булмый. Абу-Дабида узган чемпионатта 57 Казан волонтеры катнашты, бу булачак Чемпионатны кабул итәчәк илләр үз волонтерларын тәҗрибә җыяр өчен башка илгә җибәрүнең беренче очрагы. Чемпионатка кадәр ике елдан кимрәк вакыт калып бара, без аңа 2500 волонтерны җәлеп итәчәкбез, волонтерлык программасына кандидатлыкка инде хәзер үк 3000 кешенең заявка бирүе мине бик шатландыра”, - диде ул. 

Быел WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге булу хокукына ачык бөтенроссия конкурсы гамәлгә ашырыла, аңа йомгаклар декабрь аенда “Volunteers Academy 2017” Бөтенроссия белем бирү лагере вакытында ясалачак. 

Инде билгеле булганча, 20 нче октябрьдә Сочида узган XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә WorldSkills Kazan 2019 ирекле ярдәмчеләре командасына кандидатлар өчен заявка кампаниясе башланып китте. 

Белешмә:

2017 елдан башлап Ирекле ярдәмче (волонтер) көне Россиядә рәсми рәвештә билгеләп үтелә башлаячак – тиешле Указ Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2017 елның 27 ноябрендә имзаланган.  

“Ел волонтеры” тантанасы – волонтерларга ел саен бирелә торган премия “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО тарафыннан 2010 елдан башлап уздырыла. Чараның максаты – волонтерлар командасының ел дәвамында башкарган эшләренә йомгак ясау, хәрәкәт активистларына рәхмәт белдерү һәм аларны билгеләп узу, хәрәкәткә яңа кушылганнарны мотивлаштыру, шулай ук Казанда һәм Татарстан Республикасында вакыйгалар волонтерлыгын популярлаштыру һәм аның үсешенә этәргеч бирү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International